"IT - чемпион" гимны

1.Татарстанымда минем

Зур узгәрешлэр бара.

Услуги татар ру да

 Хезмәт төрләрен кара.

2.Татарстан, Татарстан

Алга киттең үстең син!

Безнең өчен мөмкинлекләр

Тудырасын һәрчак син!

3.Барлык төр хезмәт күрсәтү

Синең яныңда гына.

Чиратларга язылу да

Өеңнән чыкмый гына.

4.Балалар да кызыксынып

Катнаштылар бу эштә.

«ITчемпион» булдылар

Бу виртуаль “көрәштә”.

 

 

Электрон Татарстан

 

Татарстан – туган җирем

Чишмәләрдә - эчәр суым.

Яшәсәм дә авылда мин,

Интернетка ачык юлым.

 

Кәгазь заманасы үтте,

Электрон заманалар җитте,

Татарстан йөздән артык

Хезмәт төрен тәкъдим итте.

 

Хезмәт күрсәтү төрләре

Башкарыла компьютердан.

Һәркемнең үз шәхси бите

Башлап 13енче елдан.

 

 

Телефонга, интернетка,

Утка, суга, электрга

Түләр өчен син керәсең

Услуги татар ру га.

 

Машинаңа штраф килсә,

Квартирага чират җитсә-

«Электрон хезмәт» күрсәтә,

Телефоннон да кисәтә.

 

Кабул итү бүлмәләрен

Ишек шакып йөрмәүләрен-

«Халык контроле» күзәтә,

Проблемаларыңны төзәтә.

 

Суд приставларына баруны,

Чит ил паспортын алуны,

«Электрон хезмәт» күрсәтә-

Чиратларга язылуны.

 

 

 

 

Дәүләт салымнарын түлә!

Җир кишәрлекләрен сора!

Матди ярдәм кирәксә дә- 

«Электрон хезмәт»тән сора.

 

Налогларны белү өчен,

Загска да керү өчен,

Электрон көндәлекне

Һәр көн саен күрү өчен,

 

Машинаңның штрафстоянкада

Түгеллеген белү өчен,

Мәктәп, бакчага барырга

Гаризаны язу өчен,

 

Электрон хезмәт күрсәтү-

«Электрон Татарстан» кирәк!

Тормыштан алдан барырга-  

«Электрон Татарстан» - терәк!


Йолдызлык

 

Альбинага...

1.Узем жырлыйм матур итеп 

Кунеллэрем тулганда.
Артист чыгар синнэн , дилэр 
Ямалыда туганга.


2.Кечкенэдэн яратам мин,
Жырчы булып карарга.
Козге яныннан китмичэ
Чэчлэремне тарарга.


3.Зур талант син, кызым, диеп,
Этием соя кат-кат.
Энием дэ конлэшеп 
Кочаклый кабат-кабат.


4.Кылтаерга яратам ,шул,
Иркэ бала булганмын.
Алдан апам тугангадыр
Топчек булып туганмын.


5.Артист чыгар микэн, миннэн?
Ягез, кинэш бирегез!
Йорэгемне яндырмагыз,
Чын доресен эйтегез!
   

 

   Дианага 

 

1.Минем кебек төз гәүдэле

Кызны каян табарсыз ?

Барсын да карап чыгып

Аннан йомгак ясарсыз.

 

2.Бассейнда кирэк тугел

Агыйделдэ йозэмен.

Агыйдел сулары белэн

Чэчлэремне юамын. 

 

3.Чипсы – мазар яратмыйм

Балыкны күбрэк ашыйм

Ул сөякне ныгыта дип

Әнием котлет ясый. 

 

4.Күзлэрем дэ эйбэт курэ

Укуым шуна яхшы.

Серен белэсегез килсэ

 

Минем әтием балыкчы!

 

 

Динарга ...

 

Кыю малай булганмын мин

Шэхэрдэ тугангамы???

Эллэ инде минем Эни 

Педагог булгангамы?

 

Кечкенэдэн тошермилэр

Сэхнэлэрнен туреннэн.

Шигырьне дэ бик куп ятлыйм

Тырышып узлегемнэн.

 

Максим Галкиннын узенэ

Тинлэшергэ телимен.

Зэнгэр экраннардан мине

Курергэ тиеш димен.

 

Алып баручылыкка 

Сезне ойрэтэ алам.

Бэйрэмнэр алып барырга

Чакыру котеп калам.

   


 

 Кайда син туган нигез?

 

 Безнең өчен туган нигезләрдә

Учак ягып көтәр кеше бар.         

Без бәхетле дә ул, ә бит күпләр-

 Нигезләрен кочып елыйлар.       

 Фән Вәлиәхмәтов җырыннан...

 

 1 бүлек

     Чиялек һәм Өшәр авылы

Тырыш халкы белән макталган.

   Хезмәт сөйгән халкы зур өметләр белән

Киләчәккә таба атлаган.

 

Олы клубы, сигезъеллык  мәктәп

Тегермәне гөрләп торганнар.

Электр станцасы, сөт заводы

Заман казанышы булганнар.

 

Язлар житкәч бакчаларга кадәр

Сулар менә иде дулкынлап.

«Авыл кучә» сузен ишетугә

Йөрәк куя иде сулкылдап.

 

 Ябылдылар әкеренләп бар да

Бикле – клуб, авыл мәктәбе.

Ни өчен соң безне кучерәләр?

Жавап кыска: «Закон!» сәбәбе.

 

 Жәйнен яме, гаме бетте бу ел

Шәһәрләрдән кайтмый кунаклар.

Сандугачлар килгәч, кире китте

Ямансулап тора куаклар.

 

Сабантуй да әллә ничек булды

Туй итмәде егет-җилкенчәк.

Өмет белән карадылар бары да

«Алда әле безнен киләчәк».

Авыл халкы байтак уйлангачтын

Күчү хәстәренә кереште.

Берәу йортын сүтә, берәу- абзар

Ходай ярдәм бирсен һәр эштә

 

Очты кадак, сынды такта

Каердылар түбә калаен.

Яңа салган өйне сүтәргә, дип

Рәнҗеттеләр авыл малаен.

 

Бурәнәләр шап-шоп тәгәрәде

Пачачлары очты җилләргә.

И,Ходаем! Адәм балакаен

Жибәрәсең кайсы җирләргә.

 

Каердылар шыгырдатып

Иң астагы нигез ниргәсен.

Нигез инде үксеп елап беткән

Нинди чара тапсын? Нишләсен?

 

Көтүдәге маллар аптырады

Ник сүтәләр? Кая китәләр?

Калдырыпмы безне? Әллә инде

мясокомбинатка илтәләр? 

 

Казлар су буеннан карап торды

Гаҗәпсенеп, әйе аптырап.

       «Көзгә чаклы безне кемнәр карар?»-

Нәни бәбкәләре куйды сорап.

 

Осталарнын барысы да моңсу

Ник берәрсе көлсен, елмайсын.

Янгыр гына яумый торсын иде

Күкне берүк болыт капламасын.

 

    Төяделәр трактор арбасына

     Такта – токта, кирәк-яракны.

    Гомер иткәч бары да кирәк була

     Савыт-саба, чупрәк-чапракны.

 

Озаттылар авыл бакчалары,

Озаттылар хәтфә үләннәр.

Зират капкасы да шыгырдады

Сискәнделәр, хәттә үлгәннәр.

 

Мәетләр дә гуя әйтә кебек

Калдырмагыз безне туганнар:

кайсы эне, кайсы сеңел,

кайсы күрше булып торганнар»

Еладылар авыл урамнары,

Капка, койма, хаттә читәннәр.

Туган авыл кадерен белә бары

Нигезеннән читкә киткәннәр.

 

 Әрәмәлек безгә упкәләде,

Су буйлары ниләр уйладың?

Чишмәләрдән куз яшьләре акты

Коелар да яшен тыймады.

Бакчадагы җимеш  агачларын

Уйламыйча төптән чаптылар.

Карлыганнар, алма, миләшләргә

Барысына “ясин” чыктылар.

 

Күчү өчен акча бирелми, дип

Агачларга балта төбәдек.

Җир-ананың безгә рәнҗүен

Без соңыннан гына аңладык.

 

Олы йортны төяп, Ямалыга

алып менеп кире кордылар

Йорты шул да, ә нигезе башка

Килештеләр…, түзеп тордылар.

 

Берәү тугел –алар  бүген күбәү

Туган нигезләрен җимерде.

   Җир-ананың канына тозлар салып,

Җир-ананың җанын кимерде.

 

Авыл халкы вөҗданына каршы

Намусына каршы бардылар.

   Өстән кушкан гади бер «закон»га

    Буйсынмыйча калалмадылар.

 

 

 

Авыл бетте, бар да күченделәр

Калды берәү – Габдулла агай.

Зур йорт салды. Хужалыгы яхшы

Авылга хыянәт итмәде алай.

 

Байтак кеше Ямалыга кучте

Сарапулга китте яртысы.

Узенә тартты Нефтекамы,

Ижау, Шүлия, Дулисы.

                2бүлек

 

 

   Еллар арты еллар узды...

 

Сарапулга «Амур» белән

Ямалылар киләләр.

Сарык йонын шунда сатып

Бераз мантып китәләр.

 

Сагынышкан Чиялекләр

Зур базарда курешә.

Хәл-әхвәлне, яналыкны

Шунда сорап белешә.

 

Гудоктан да ерак тугел

Базарлары якында.

Сагышлар басылган кебек

Авылдашлар янында.

 

Калган гомерен Сарапулда

Дөфәк сагынып саргайды.

Килеп киткән авылдашлар

Сагынуны басалмады.

 

Кайтыр иде – нигезе юк,

Нигез тугел – авыл юк.

Бөтен чиргә дарулар бар

Сагынуларга дәва юк.

 

Ижауга киткән Наилне

Шәһәр куптән туйдырды.

Авыл капкасы урынына

Нигез ташы куйдырды.

 

«Авылымнын истәлеге

Калсын тарихка кереп.

Балалар кайтып килерләр

Чиялек җирен бер куреп»

 

Садак буйларын сагынып

Җәй саен без төшәрбез.

Безне сагынып торган авылмы, син

Әллә елап көткән Өшәрме?!?

 

Буген  үткәннәргә кире кайттык

Тарих битен кирәк сакларга.

Туган авылларны бетермичә

Була киләчәккә атларга!

 

Варина Гөлназ, информатика укытучысы

 

Татар Ямалы авылы

2012 -  мәдәни мирас елында язылды

  

 



 

 

 

Су анасы

 

 

Тукайга ияреп (Әкият)

 

1.         Еллар узгач Су анасы

Сөтләгә йөзеп килгән

Табигатьнең матурлыгын

Күреп хушыннан язган

 

2.         Яши торгач үз иткән ул

Сөтлә тамак буйларын

Хыяллары бу тормышта

Чынга ашкан уйлары

 

3.         Хозурланган урманга ул

Лагерь тавына менеп

Җиләкләрен ашап чыккан

Аланнарына кереп

 

4.         Шүрәлене эзләгән ул

Килергә тиеш диеп

Мондый матур гузэллекне

Күрергә тиеш диеп

 

5.         Кәҗә белән сарыкның да

Аяк тавышын ишеткән

Әллэ алар азык әзләп

Мәсәдегә үк киткән

 

6.         Күргән һәрбер кешесен дә

“Былтыр тугелме?”– дигән

Балта тавышы ишетсә

“Былтыр!” диеп сөенгән.

 

7.         Бөрлегәннәр җыярга да

Йөри икән күп халык.

Күзәтәдер Су анасы

Аларны хәйран калып.

 

 

8.         Кура җиләкләре пешә
Июльнең уртасында.
Кычытканы бигрәк озын
Куралар арасында.
 
9.         Кычыткан да куркытмаган
Җиләкләрне ашарга.
Кешеләр килә башласа
Су астына качарга
 
10.         Су керергә килгәннәрне
Дулкын белән куркыткан
Минем суым- өем диеп
Балаларны өркеткән.

 

11.        Бер биш еллап яшәгәчтен
Гүзәлкәй Су анасы
Очрата бит паромда
Әзмәвер Су атасын.
 
12.        Матур гына аралашып
Дуслашып китә болар.
Бергә-бергә җиләк ашап,
Бергә ял итә болар. 

13.        Су атасы тәкъдим ясый
Сүз башлап Су анасына.
Очрашуларга чакыра
Төнбоек арасына.
 
14.        Су анасы кире какмый
Бер сүздән риза була.
Сөтләнен ике яры да
Чәчәкләр белән тула.
 

15.         Су астындагы балыклар

Бу хәлне тыңлап тора.

Су атасыннан көнләшеп

Алар да план кора.

 

16.         Ак төнбоеклардан гына

Ашъяулыкны чигәләр.

Шүкә(чуртан) ефәгеннән генә

Матур челтәр тегәләр.

 

17.         Бу мәҗлескә Су атасы

Барысын да чакыра.

Бакалар да бергәләшеп

Вокаль  ансамбль кора.

 

18.         Бакаларның ансамблен

Барысы да ярата.

Ямалылар ук ишетә

Бот чаба һәм шакката.

 

19.         Шуннан бирле бакалар

Җырлаудан һич туймыйлар.

Ямалы сазлыгында да

Концертлар куйгалыйлар.

 

20.         Бик матур яшиләр, ди

Суның Ата-Анасы.

Яшәгән өйләре дә-

Ике ярның арасы.

 

21.         Су керергә балалар

Паромга да киләләр.

Су анасы, Су атасы

Үзебезнеке, дияләр

 

 

 


 
 
 


Кәҗә белән Сарык
кәҗә белән сарык.doc
Microsoft Word документ 37.5 KB

 «Кэжэ  бн Сарык» экиятенен дэвамы. Лэбиб Леронга ияреп

1 а.б.Кэжэ ,Сарык экияте» сина таныш;

Шуна да мин кабат сойлэп тормыйм аны.

 

Хэтеренэ тошерэмен тик ахырын,

Игьтибарлы булып тынла син, бахырым:

«…Иртэ бн иртук торып тан аткач ук,

Кулларында буре башы башы салган капчык,

Кэжэ ,Сарык урман буйлап сэфэр итте,-

Нэрсэ языйм?Хикэям дэ шунда бетте».

2 а.б Сизэсенме, эйтелмэгэн хич ни анык:

Сэфэр иткэн…Кая киткэн Кэжэ ,Сарык?

Син белмисен, ул да белми, э мин белэм

Хэм шул хакта хэзер сезгэ сойлэп бирэм.. (Кэжэ ,Сарык баралар, кулларында капчык

Кэжэ: Жиханда улми хэрбер ынгырашкан,

           Вэ юлны тапмый калмый хэр адашкан.

Сарык:Бурелэрне топ башына утырттык бит,

             Яшэр очен узебезгэ хэйлэ таптык бит.

Кэжэ : Сарык дустым, карале.1 кон барабыз, 2 кон барабыз – тамак ачты, хэл дэ бетте , киемнэр дэ тузды…

Сарык: Туз жаным , туз.

             О-о-о-о энэ курэсенме «Печэн базары» куренэ.Эйдэ тизрэк

1 сатучы: Сатам , чит илский печэн, салам !

2 сатучы: Чит илский булгач эйдэ алам !

3 сатучы: Бу елны кэжэлэребез чит илнекен ашаса да рэхмэт эйтер,сакалын селкетер.

4 сатучы: Гомбэ сатам!Жилэк сатам!Алма!

1 сатучы: Минекен ал!Син аныкын алма!

Кэжэ: Бу гомбэлэр, жилэклэр эллэ Кырлай урманыннан микэн, Сарык дустым?

2 сатучы: Бэрэнгемне, курегезче эрелеген

3 сатучы: Куян сатам, курэсезме терелеген

4 сатучы:Берэу сата, берэу ала

                 Икесе дэ алдана

Сарык:Карале кэжэкэй,бу Ямалы мэктэбе укытучылары тугелме сон?Мэктэплэре ябылмасын дип акча эшлэргэ чыгаруларыдыр инде.

Кэжэ:Дустым,сарык.

          Без дэ Буре башын сатып карыйк.

Сарык:Юк,юк,сатмыйк куркам.

             Вакытыбыз узар юкка.

Кэжэ:Йэ,кем ала?Без сатабыз буре башы!

Сатучылар бергэ:Ах-уф,йорэгем(берничэсе шундук,артка авып китэ)

1 сатучы:Качыгыз!(барысы  да йогерешэ,качыша)

Кэжэ:Калды ризык,калды кием - оем-оем.

          Кулмэк-ыштан,кэчтум-чалбар ал да киен!

Икесе бергэ:Ничек килде мондый бэхет безнен башка?(Бии-бии киенэлэр,чалбар,жилет,туфли)

Сарык:Кэжэ жаным узебезне генэ уйламыйк эле.Ойдэгелэргэ дэ олеш чыгарыйк.Эби белэн бабайга,мэче бн акбайга,тагын курше кулэнгэ…(капчыкка кием-салым тутыралар)

Кэжэ:Атлау-чабу жинел тугел-капчык авыр.

Сарык:Бара-бара пэйда булыр таныш авыл.(Эби бн бабай каршы алырга чыгалар)

Эби:Безнен кэжэбез бн сарыгыбыз тугелме сон болар,картым кара эле ныклабрак.

Бабай:Шулар,шулар узлэре.Исэн икэннэр.Симергэннэр,киенгэннэр

Эт:Арып-талып кайтып житте болар икэу,-

     Каршы алды Хужа белэн Хужабикэ

Мэче: Ошбу ойдэ оч кон, оч тон бэйрэм булды:

          Ашау-бэлеш, эчкэнэбез эйрэн булды.

Эт:Тормыш бит ул экият тугел,

       Азагы яхшы бетми.

Мэче:Безнен барлык гамэллэр дэ

          Ожмахка илтми.

Эби:Бармы хаклык бу доньяда, йэ ,эйтеп кара.

         Берэу урлый,берэу алдый-ул баеп бара.

Бабай:Намуссызлар,оятсызлар арасында гел.

          Тырышы-тырыша син дэ яшэп карап бел.

Кэжэ:Гаделлекне,дореслекне эзлэп тэ торма.

          Туры барам, гадел яшим дип план да корма.

Сарык:Хаксызлык ул тормыш бн бергэ барачак.

             Тигезсезлек бу доньяда мэнге калачак.

 

 

 

 

 

Кэжэ                                                       Голнара Гатина

Сарык                                                     Земфира Сайфуллина

Бабай,1 сатучы                                       Зофэр Закиров

Эби:,2 сатучы                                          Айзилэ Гафурова

Мэче,1 алып баручы, 3 сатучы              Зохрэ Закирова

Акбай,2 алып баручы, 4 сатучы            Алмаз Марданов

 

 

Алып баручыларга
созвезд конфер яна.doc
Microsoft Word документ 32.0 KB
Укытучылар көне
Укытучы коне.doc
Microsoft Word документ 81.5 KB
Өлкәннәр көненә
Өлкәннәр көненә багышланган сценарий.doc
Microsoft Word документ 41.5 KB
Ягез әле, кызлар!
Ягез әле 8 март.doc
Microsoft Word документ 56.0 KB
Интеграл вектор по модулю пять.doc
Microsoft Word документ 25.0 KB
Интернет.doc
Microsoft Word документ 26.0 KB
Интернета яшэеш.doc
Microsoft Word документ 22.5 KB
Балам очен.docx
Microsoft Word документ 14.3 KB
Исэн чакта эле була.docx
Microsoft Word документ 13.4 KB
Колорадо конгызы.docx
Microsoft Word документ 16.9 KB

"Коңгызларга" җавап

Быел конгызларга килде

Елнын авыр дигэне

Янгырлары хаман саен

Явып явып кына торганы

Акчалар да янга калды,

Без дэ агуланмадык.

Кибетчелэр кайгыралар

«Доход ала алмадык»

Бэрэнгенен агусызын

Ничек ашарбыз микэн???

«Витамин» житмэгэн кебек

Хэлсез яшэрбез микэн?

Парлы ялгызлар.doc
Microsoft Word документ 25.0 KB